Əгәр бу яз килми калса?!. Беркайчан да!…

Əгәр бу яз килми калса?!. Беркайчан да!..
Март башланып, февраль кары эремәсә,
Карны тишеп, умырзая үрелмәсә,
Һәм бу кышның иге-чиге күренмәсә

Мин нишләрмен?! Сабырымны җуймам микән
Гыйффәтеннән язган кыздай керле карга?!.
Түзелерме?! Өзелерме өмет килер язга?!.
Ышаныч юк кебек. Бераз бар да!..

…Майсыз җайсыз булыр инде җанга…
Бөре ачылмаса таңда зеңләп!..
Фасыл ара халәт. Калырсыңмы янда?!.
Китәрсеңме яңа язлар эзләп?!.

Эреп яткан кардай ул ышаныч…
Талпына да тына никтер күңел.
Соры карлар төсле соры дөнья…
Ышанасы килә! Сиңа! Язга түгел!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт